Зәй аграрийлары чөгендер алуга кереште

2021 елның 23 августы, дүшәмбе
22 августта Зәй аграрийлары татлы тамыр-чөгендер алуга кереште. Район басу-кырларында быел ул барлыгы 9166 гектар мәйдан били. Ел үзенчәлекле килү сәбәпле, уңыш гектарыннан 180-200 центнер тирәсе. Әлеге эшкә “Зай” агрофирмасыннан керешелде, биредә уңыш гектарыннан 230 центнер. “Восток”та ул күрсәткеч - 160 . Әлеге агрофирмалар чөгендерне шикәр заводына ташый башлады. Шикәр заводы өзлексез эшләсен өчен, агрофирмаларга чөгендер казу буенча план–бирем бирелде. Ул тәүлегенә “Зай” агрофирмасына -1725, “Восток”ка 1500 тонна. Кичә завод 900 тонна чөгендер кабул итте. Шикәрлелек - 19,5 процент, пычраклылык 14,5 проценттан күбрәк. “Зәй шикәре” агрофирмасы исә заводка чөгендерне Нариманов урамындагы күпер ачылгач ташый башлаячак. Шикәр кайнату сезоны 26 августта башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International