ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2021 ел
дүшәмбе
1991 елның 22 августыннан башлап, ел саен Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

21
август, 2021 ел
шимбә

22 августтан 16 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты» республика акциясе узачак, аның кысаларында авыл территорияләре буенча яшьләр туры, шулай ук эре шәһәрләрдә форумнар үтәчәк.


20
август, 2021 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белән очрашу узды.
2021 елның 9 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча гражданнарны күчмә кабул итүне планлаштыра.
Үзәк китапханәдэ ишегалды лагере балалары өчен «Наливное яблочко по тарелке катится» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрелде. Күпләр Алма Спасында алма тылсымлы була дип саныйлар һәм бу конне шушы жимешне ашасан теләклэр һичшиксез чынга ашачак диләр. 19 августта халык календаренда Алма Спас бәйрәме билгеләп үтелә.
Курск сугышы Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсе. Хәрби операцияләр 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасында совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларына каршы берьюлы оборона һәм һөҗүм операцияләре оештырыла. Операциянең максаты - вермахт көчләренең зур һөҗүмен туктату һәм аның стратегик төркемен тар-мар итү.

19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе
2021 елның 16 августыннан 27 августына кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлегендә балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "Кайнар" линия эше оештырылды.
Бүген районның Поповка һәм Сарсаз - Баграж авыл җирлекләрендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында гражданнар җыеннары узды, ул халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды.

Бүген районда район башлыгы Кәримов Р.Г., «Агросила» АҖ генераль директоры Барсукова С. Г., үсемлекчелек буенча урынбасарлар Шакиров Б. З., терлекчелек буенча урынбасарлар Ибәтуллин А.В. , «Агрокөч» АҖ һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды.

17-19 август көннәрендә Буа шәһәрендә Владимир Трусенев исемендәге стадионда 2008-2009 елларда туган егетләр арасында 2021 футболы буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы финал этабы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International