ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле, ул дистанцион форматта оештырыла һәм 15 октябрьдә старт алды.

22
октябрь, 2021 ел
җомга
Казан мәдәният институты укытучылары зәйлеләргә халык алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен аңлаттылар. Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда зәйлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү булды. Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган чараны Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары алып барды.
Бүген Зәйдә “Креативные решения Айди Ай" ҖЧШ Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
21 октябрьдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Ак таяк» айлыгын бәйрәм итү кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә чара узды.

21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
20 октябрьдә шәһәр хәрби комиссариаты бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмил Галиев рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия каравына 15 егет килгән иде.

Бүген «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Сәгать тарихы» дигән музей дәресендә катнаштылар. Сәгать тарихы үз тамырлары белән ерак  гасырларга барып тоташа.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе
Зәйдә «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә. Бүген бу территориядә тагын 120 агач утыртылды: 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк.
Рөстәм Гайнетдинов зәйлеләргә районыбызда космик корабль төшү вакыйгасын өйрәнүчеләрнең берсе буларак таныш. Федераль иминлек хезмәтенең Чаллы бүлеге музеен оештыручы буларак, ул КГБ архивларындагы документларны өйрәнә, Мәскәү белгечләре белән элемтәгә керә, Казан һәм Зәйдәге вакыйга шаһитлары, шул исәптән безнең туган якны өйрәнүче В.С. Малахов белән очраша. Фактларны, шаһитларның истәлекләрен чагыштырып, ул әлеге тарихи вакыйганы дөрес һәм төгәл сурәтли.
19 октябрьдә Зәй муниципаль районында ирекле хәрәкәт җитәкчесе Елена Куприянова 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты һәм “Волонтёрның шәхси китаплары” турында, аларны ничек алу һәм аның нинди өстенлекләр бирүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International