Өлкән кешене яки инвалидны озак вакытлы карау системасына кертү аның башка шәһәрдә яшәүче туганнарына, якыннарын кем ашатыр, кирәк булган очракта эчке киемне кем алмаштырыр, тернәкләндерү чараларын кем үткәрер, саф һавага кем алып чыгар дип борчылмаска мөмкинлек бирә.