Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә ораторлык осталыгы буенча мастер-класс узды
2021 елның 22 октябре, җомга
Казан мәдәният институты укытучылары зәйлеләргә халык алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен аңлаттылар. Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда зәйлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү булды. Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган чараны Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары алып барды. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә сөйләме һәм дикторлык осталыгы буенча белгеч, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова чыгыш ясауга әзерлек турында сөйләде: ничек дөрес текст төзергә һәм аудиториянең игътибарын югалтмаска. Татарстанның атказанган артисты, актер, режиссер, актерлык осталыгы һәм режиссурасы буенча белгеч, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов зәйлеләргә сәхнәгә чыгар алдыннан эмоциональ киеренкелекне бетерү алымнарын күрсәтте. Сәхнә сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Земфира Ибәтова тамашачыларга дикция өстендә эшләү буенча берничә гади күнегү күрсәтте. Ул тагын бер тапкыр татар авазларын дөрес әйтү мөһимлеге турында искә төшерде. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, актерлык осталыгы һәм режиссура буенча белгеч, актер, режиссер, язучы, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Раушан Шәриф сәхнәдә тынычлыкны саклау серләре белән уртаклашты. Татарстанның атказанган артисты, музыкант, Казан дәүләт мәдәният институтының өлкән укытучысы Әлфис Галиуллин, гармунда уйнап һәм җырлап, чарага үзенчәлек өстәде. Укуның икенче өлешендә мастер-класслар узды, анда зәйлеләр аудитория алдында үз-үзеңне дөрес тоту алымнарын практикада өйрәнделәр. Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин укытучыларга кирәкле һәм кызыклы шөгыльләре өчен рәхмәт белдерде. Республика районнарында ораторлык сәнгате буенча дәресләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов ярдәмендә үткәрелә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз