Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләрне “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә катнашырга чакыралар
2021 елның 23 октябре, шимбә
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле, ул дистанцион форматта оештырыла һәм 15 октябрьдә старт алды. “Җәлил укулары”н Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә оештыра һәм Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илдән популярлаштыруны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәтүне максат итеп куя. Җәлил әсәрләрен быел теләсә кайсы телгә тәрҗемә итеп сөйләү мөмкинлеге дә бар. Бәйге 3 этаптан тора. Беренче этап — Татарстан районнары авылларында, төбәкләрдә һәм чит илләр татар ижтимагый оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр, икенче этап — Татарстан районнарында, төбәкләрдә 1, 2, 3нче урын алган катнашучылар арасында зоналарда уздырыла. Ул 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск, Ерак Көнчыгыш регионнары зонасы. Татарстан буенча: Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәрендә ике зона. Өченче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри тарафыннан карала. Нәтиҗәдә һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларны тәбрикләү өчен, барлык җиңүчеләр февральдә гала-концертка чакырыла. Концерт шагыйрьнең туган көне датасына туры китереп оештырыла. Барлык сораулар буенча бәйгенең электрон почтасына язарга мөмкин: congress.jalil.uku@yandex.ru. Бәйгенең нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга була
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз