Зәйдә армиягә чакыру компаниясенең чираттагы утырышы узды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе
20 октябрьдә шәһәр хәрби комиссариаты бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмил Галиев рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия каравына 15 егет килгән иде. Чакырылыш комиссиясе рәисе һәр чакырылучының язмышы белән кызыксынды, укуы һәм киләчәк планнары турында сорашты, лаеклы хезмәт итүләрен теләде. Бу сезонда армиягә 50гә якын егет чакырылырга тиеш, бүгенге көндә аларның 2се хәрби частьләргә җибәрелгән инде. Чираттагы озату 25 октябрьгә планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чакырылыш кампаниясендә дә, берничә ел дәвамындагы кебек үк, безнең егетләр район белән тыгыз элемтәдә торучы Әстерхан өлкәсе хәрби частендә хезмәт итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International