Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 23 октябре, шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына 4 фермер хуҗалыгы, 5 авыл җирлеге: Аксар, Бигеш, Төги, Александр Бистәсе, Чыбыклы җирлекләре үз продукциясен тәкъдим итте. Беренчеләрдән булып сәүдә рәтләреннән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм башка җаваплы затлар уздылар. Алар шәһәр халкына тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләделәр, фермерлар белән аралаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International