Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балаларны сәгать тарихы белән таныштырдылар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Сәгать тарихы» дигән музей дәресендә катнаштылар. Сәгать тарихы үз тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Сәгать турында беренче мәртәбә б.э.к. 1100 елда искә алына. Музей фондларында саклана торган төрле сәгать үрнәкләрен балалар кызыксынып карады. “Дәрес барышында балалар кояш һәм су сәгатьләренең ничек эшләвен белделәр. Аларга шулай ук Россиянең данлыклы сәгатьләренең ничек булуын, кече Эрмитажның павильон залы экспонаты - «Павлин» сәгатьләрен Иван Кулибин үзе монтажлавы турында мәгълүмат бирелде. Балалар рәхәтләнеп Спас манарасында сәгать курантлары сугуын тыңладылар”, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светалана Долгова. Соңыннан балалар сәгать шаблоннарын бизәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International