ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе
2021 елның 1 декабреннән Зәй шәһәре һәм Зәй районы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте районара салым инспекциясе (Зәй шәһәре, Ленин урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан) үзенең эшен туктата.
30 октябрьдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда 2006 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.
30 октябрьдә Баулы шәһәрендә ГТОның 90 еллыгына багышланган йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
28-31 октябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Б»төркеме 18 яшькә кадәрге (2005 елгы һәм аннан яшьрәк) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

29
октябрь, 2021 ел
җомга

Эш көне түгел дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда (1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә) алдан язылу буенча эшләячәк.

27 нче октябрь көнне Зәй шәһәренең «Тату гаилә» балалар бакчасында «Мөмкинлекләре чикле балаларда үз-үзләренә социаль ышаныч формалаштыру» дигән онлайн семинар-практикум булып узды.

28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районы «Радость» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эш иртәсе оператив киңәшмәдән башланды. Торак йортларда көнкүреш газы шартлау белән бәйле соңгы фаҗигале вакыйгалар яктылыгында бүлекчә хезмәткәрләре газ приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен һәм көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.
26 октябрьдә районыбызның халык һөнәрчеләре белән танышу максатыннан, Зәй-2 яшьләр үзәге белгечләре һәм анда тәрбияләнүчеләр тал чыбыгыннан өй кирәк-яраклары үрү остасы Петр Михайлович Зайцевта кунакта булдылар.

27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле гражданнар! 2022 елның гыйнварыннан «балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.
26 октябрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе укучылары “Экологик квест”та катнаштылар. Алар экология станцияләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда аларга игътибарлылык һәм зирәклек чагылышын тикшерү өчен сынаулар узарга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International