ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды.
16 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен уң ярымшар техникасын кулланып, рәсем ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс үтте.

16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференцияләре узды. Конференция эшендә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында якташларыбыз - хәрби локаль конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары-яшьармиячеләр, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. 15 февральдә Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китүгә 33 ел тулды.

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрә.
9 нчы гыйнвардан 13 енә кадәр «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре: 5 км ирекле стиль: 1 урын Жукова Ангелина (Татарстан Республикасы), 2 урын Грекова Анна (Удмурт Республикасы), 3 урын Балтачева Алина (Удмурт Республикасы).

12
февраль, 2022 ел
шимбә
Бүген Зәй районында «Россия чаңгы юллары» XL Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы — 2022» республика массакүләм ярышлары уза. Быел шәһәрдә чара ике мәйданчыкта оештырылды: мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм 1-8 сыйныф укучылары өчен «Энергия» стадионында, 9-11 сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, пенсионерлар өчен яңа шәһәр микрорайонының урман массивында чаңгы трассасында узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы, сезон башыннан унтугызынчы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркының һәм җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына Вера Савгильдина, Алексей Кузнецов, Илдар Сәгыйтов фермер хуҗалыклары, Бигеш, Бохарай, Яңа Спас, Якты Күл авыл җирлекләре үз продукцияләрен тәкъдим итте.

11
февраль, 2022 ел
җомга
2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген музей хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 8 «Б» сыйныф укучылары өчен «Цифрлаштыру белән танышу» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International