Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе
9 нчы гыйнвардан 13 енә кадәр «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре: 5 км ирекле стиль: 1 урын Жукова Ангелина (Татарстан Республикасы), 2 урын Грекова Анна (Удмурт Республикасы), 3 урын Балтачева Алина (Удмурт Республикасы). Дистанция 10 км ирекле стиль: 1 урын Вахрамеев Ян (Пермь крае), 2 урын Скворцов Михаил (Чуаш Республикасы), 3 урын Брызгалов Владислав (Удмурт Республикасы). Кызлар арасында: 1 урын Фирулева Алена (Мәскәү өлкәсе), 2 урын Низамиева Ульяна (Чиләбе өлкәсе), 3 урын Копысова Юлия (Удмурт Республикасы). Егетләр арасында: 1 урын Осипов Владислав (Удмурт Республикасы), 2 урын Брызгалов Владислав (Удмурт Республикасы), 3 урын Мальцев Илья (Ямал-Ненец АО). 5 км дистанция классик стиль: 1 урын Грекова Анна (Удмурт Республикасы), 2 урын Павлюкова Полина (Свердловск өлкәсе), 3 урын Малоиванова Алинә (Оренбург өлкәсе). 10 км дистанция классик стиль: 1 урын Осипов Владислав (Удмурт Республикасы), 2 урын Сөнгатуллин Әмир (Татарстан Республикасы), 3 урын Җиһаншин Руслан (Удмурт Республикасы). Команда зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы 2 нче урынны алды. Ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Олимпия чемпионы Ф. П.Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән 4 укучы катнашты: Бирюков Вадим, Задавин Матвей, Багдануров Данис һәм Козенкова Софья. Кызлар ирекле стиль белән 5км. га иң көчлеләрне ачыкладылар. Козенкова Софья бу дистанциядә лаеклы 16 нәтиҗә күрсәтте. Егетләр исә ирекле стиль белән 10км. га иң көчлеләрне ачыкладылар. Безнекеләр арасында 7 нче урынны алган Бирюков Вадим иң яхшысы булды. Шул рәвешле Вадим спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International