Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә шәһәрнең 370 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планы төзелә
2022 елның 16 феврале, чәршәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Ел дәвамында барлыгы 413 төрле дәрәҗәдәге һәм форматтагы чара үткәрү планлаштырыла. Бу хакта утырышта катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев җиткерде. Мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм идарәләре башлыклары һәрберсе үз линиясе буенча планнары белән уртаклаштылар. Юбилей чараларына шәһәрнең эре предприятиеләре дә кушылачак. Зәй ГРЭСЫ, шикәр заводы директорлары, архитектура бүлеге башлыгы, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы шулай ук шәһәр юбилеена багышланган тантаналы чараларның ничек узачагы турында сөйләделәр. Планда район, республика, бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге чаралар да бар, аларда төрле яшьтәге зәйлеләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып, ветераннар, пенсионерларга кадәр да җәлеп ителәчәк. Рәзиф Галиевич оештыручыларны чараларны бөтен күңелне биреп оештырырга чакырды. Шәһәрнең юбилее матур да, эчтәлекле дә, матур мизгелләре, төзекләндерелгән территорияләр һәм яңа объектлар сафка бастыру белән истәлекле булырга тиеш.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Зәйдә җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Бүген хакимият бинасының зур залында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының сигезенче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы шәһәре Советының җиденче утырышы узды.
"Теремкәй" балалар бакчасы "ЭкоЯз" акциясендә катнаша!
Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.
«Чиста балалар бакчасы» экологик акциясе
"Кояшкай" балалар бакчасында «Чиста балалар бакчасы» дигән экологик акция узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз