«Цифрлаштыру белән танышу" тарих сәгате

2022 елның 11 феврале, җомга
2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген музей хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 8 «Б» сыйныф укучылары өчен «Цифрлаштыру белән танышу» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Чара башында укучыларга компьютерлар һәм цифрлы технологияләрнең яшәешнең барлык өлкәләрендә кешеләргә ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Шулай ук балалар тормышыбызга цифрлы технологияләр кертүгә бәйле рәвештә безнең һәрберебезгә нинди куркыныч янау ихтималын да белделәр. Аннары кунакларга бер минут эчендә сорауларга җавап бирергә кирәк иде, шуннан соң «Клавиатураны җый» офис уенын уйнадылар. Чара ахырында балаларга «Интернеттан файдалануның гомуми кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International