ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне - бу  безгә, кулланучыларга безнең хокуклар турында искәртү көне булып тора.

Зәй шәһәре мәктәпләренең «Мәгариф» милли проектында катнашуы «Физика», «Химия», «Биология» фәннәренең эчтәлеген һәм өйрәнү методларын яңартуга юнәлдерелгән.

16
март, 2022 ел
чәршәмбе
Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый гына тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар.
2022 елның 16 мартында хакимиятнең зур залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы булды, анда ягулык-энергетика комплексы, тормыш белән тәэмин итү объектлары, социаль өлкә объектлары, кешеләр күпләп була торган урыннар, сәүдә объектлары, кунакханәләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

15
март, 2022 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара салым инспекциясенең ситуацион үзәге салым түләүчеләрдән килгән бизнес куркынычлары турында мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтә. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын эшләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль ситуацион үзәгенә җибәрелә.
2012 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Fair Digital Finance» - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы консультация үзәге белгечләре тарафыннан кулланучылар өчен 2012 елның 14 мартыннан 25 мартына кадәр «Кайнар линия» оештырылачак.
Бүген хакимиятнең зур залында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды.

Ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан "Роспотребнадзор" ның ТР буенча территориаль идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен исәпкә алып, мәгълүмати-агарту чаралар үткәрү  планын эшләделәр.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе
12 мартта Түбән Кама шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры булып узды, анда Россиянең 6 төбәгеннән 120 спортчы катнашты.
3-12 март көннәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча беренчелек үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International