2012-2014 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

12 мартта Түбән Кама шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры булып узды, анда Россиянең 6 төбәгеннән 120 спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре түбәндәге урыннарны яуладылар: 25 кг.га кадәр авырлык категориясендә Мугурбиев Әбүбәкәр 1 урынны алды, 27 кг. га кадәр авырлык категориясендә Хөснетдинов Әмир көмеш призер булды, 29 кг. га кадәр авырлык категориясендә Юнысов Айнур бронза призер булды, 32 кг. га кадәр авырлык категориясендә Салмин Денис бронза призер булды, 44 кг. га кадәр авырлык категориясендә Якупов Адель 1 урынны яулады. Барлык спортчылар да Хәйруллин Илнар Гайсә улында шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International