Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан консультация оештырыла

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Ел саен 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан "Роспотребнадзор" ның ТР буенча территориаль идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен исәпкә алып, мәгълүмати-агарту чаралары үткәрү буенча план эшләделәр. 11 мартта "Роспотребнадзор" ның ТР буенча территориаль идарәсе территориясендә кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча кулланучыларга тематик консультация үткәрелде. Һәр конкрет очракта гражданнар консультациягә мөрәҗәгать иткән барлык документлар җентекләп өйрәнелде, һәр сорау буенча тулы җаваплар бирелде. Чарада катнашучыларга гражданнарның хокуклары бозылган очракта җирле үзидарә органнары, кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Роспотребнадзор) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында аңлатылды. Дәүләт ведомстволары хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган барлык теләүчеләргә Зәй шәһәренең КФҮ һәм сәүдә үзәкләрендә консультация бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International