ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе
23 мартта туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныфы укучылары өчен “Цифрлы аппаратуралар барлыкка килү тарихы” дигән темага дәрес үткәрделәр.

23 мартта С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә Зәй шагыйрәсе Надежда Чепурная «Волонтеры вселенной» һәм «Моя прекрасная Ева» исемле чираттагы китапларын тәкъдир итте.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе
Укучыларыбызны халкыбызның бөек мирасы, гореф – гадәтләре, традицияләре, тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырып бару һәм көнкүреш тормышыбызга кире кайтару максатыннан, гимназиядә «Туган телне саклап...» проекты өстендә эш алып барыла.

22
март, 2022 ел
сишәмбе
2022 елның 25 мартында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Зәй җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия юристлары ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
2022 елның 25 мартында 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау  комитеты рәисе урынбасары Вәлиуллин Марсель Мәгьсүм  улы гражданнарны кабул итә.
2022 елның 21 мартында 9 нчы сыйныф укучылары арасында «ZAINSKILLS» һөнәри осталык буенча «Веб технологияләр» һәм «эшмәкәрлек» компетенцияләре буенча «санлы белем бирү мохите» федераль милли проектын тормышка ашыру кысаларында, көллият алган исәпләү техникасы, периферий һәм презентация җиһазлары, программалар белән тәэмин итү чаралары ярдәмендә "ZAINSKILLS" муниципаль чемпионаты узды.

21
март, 2022 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе кызганнан-кыза бара, ул ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, салым түләүче мәгълүматка ризалык биреп, салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефон яки электрон почтага СМС-хәбәрләр рәвешендә ала алачак. Җибәрү 3 айга бер тапкыр башкарыла.
19 мартта Түбән Кама шәһәрендә 2005-2006, 2007-2008 елларда туган укучылар арасында җиңел атлетика буенча Идел буе шәһәрләренең матч очрашулары булып узды.

Зәй РПФның клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия, индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка үзгәртелде дип искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International