Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә “Туган якка мәдхия” әдәби кичәсе узды
2022 елның 16 марты, чәршәмбе
Районыбыз талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый гына тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар. Якташларыбыз язучыларның чыгарган китаплары белән, вакытлы матбугат аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә. 16 март көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җирле язучылар Роза Хәйретдинова һәм Халидә Садыйкова белән «Туган якка мәдхия» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Роза Хәйретдинова-гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган педагог. Ул "Күңел тәрәзәләрем" китабы авторы. Аның шигырьләренә хатын-кыз күңеленең нечкә тойгылары хас. Халидә Садыйкова –шигъри җанлы ханым. Анда үзен салмак, үлчәп әйтә белү, самимилек, татар хатын – кызларына хас тыйнаклык, нәзәкәтлелек кебек сыйфатлар җитәрлек. Ниндидер сөйкемле сөяге үзенә тартып тора. “Сөмбелә” аралашу клублары әгъзасы, “Зәй офыклары” газетасы белән актив хезмәттәшлек итә ул. “Хыял кошым” китабы авторы. Чара кунаклары үзләре һәм иҗатлары турында сөйләделәр. Табигать, кешеләр, туган як турында шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар чара кунакларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу матур җырлар, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр белән үрелеп барды, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Зәй ГРЭСЫ инженеры «Татэнерго» яшьләр конференциясендә җиңде
Казанда компаниянең 95 еллыгына багышланган «Татэнерго» АҖнең XVI корпоратив яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды.
8
июнь, 2026 ел
Зәй Сабан туенда язгы чәчү батырына яңа автомобиль ачкычы тапшырылды
2026 елда Зәй районының язгы чәчү батыры мактаулы исеме «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖ тракторчы - машинисты Александр Трофимовка бирелде.
Зәй ипподромында Сабантуй көнендә мавыктыргыч Мотошоу булды
6 июендә гадәттәге Сабантуй бәйрәмен бәйрәм итү көнендә, экстремаль спорт мәйданчыгы шәһәр ипподромының иң якты һәм мавыктыргыч урыннарының берсе булды.
6
июнь, 2026 ел
Зәй Сабантуенда спорт ярышлары узды
Сабантуйның спорт программасы энергия, эчкерсез дәрт һәм сәламәт көндәшлек рухы белән тулы, төрле буын һәм һөнәр ияләрен уртак максат — үз осталыкларын күрсәтү өчен бер мәйданчыкта берләштерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз