Зәй РПФның клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсия, индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка үзгәртелде дип искәртә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак. Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсия, өстәмә (доиндексация) алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән. Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.