23 мартта туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныфы укучылары өчен “Цифрлы аппаратуралар барлыкка килү тарихы” дигән темага дәрес үткәрделәр. Укучыларга техник уйлап табулар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт оештырылды, хәзер без тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чарада катнашучылар техник бәйгедә үзләрен сынап карадылар. Ярыш алты өлештән торды. Ике команда да җиңүче булып танылды, аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.