Укучыларыбызны халкыбызның бөек мирасы, гореф – гадәтләре, традицияләре, тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырып бару һәм көнкүреш тормышыбызга кире кайтару максатыннан, гимназиядә «Туган телне саклап...» проекты өстендә эш алып барыла. Бүген әлеге проект кысаларында гимназиядә Карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Карга боткасы -халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Әлеге чара ачык һавада узды. Гимназия укучылары татар халкының уеннарын уйнадылар, соңыннан тәмле ботка ашадылар. Бәйрәмгә “Алтынчәч” һәм “Кояшкай” балалар бакчасы да чакырылган иде.