Бүләк итеп алынган милек өчен кемгә салым түләргә туры киләчәк?

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе физик затлар кеременә салым буенча декларация кампаниясе кызганнан-кыза бара, ул ял һәм бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 2022 елның 4 маена кадәр дәвам итәчәк. Күп кенә салым түләүчеләр 2021 елда алынган керемнәр турында белдерү өчен, республика инспекциясендә булдылар инде. Исегезгә төшерәбез, әгәр 2021 елда гражданнар күчемсез милекне, милек хокукларын һәм башка мөлкәтне сатудан; кыйммәтле кәгазьләр сатудан; бүләк итүдән; букмекер конторасында һәм тотализаторда уздырыла торган комарлы уеннарны оештыручылардан, лотерея операторлары таратучылардан отыш рәвешендә; гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләр буенча физик затлардан, мәсәлән, мөлкәтне арендалау шартнамәсе буенча; чит ил чыганакларыннан керем алсалар үзләре исәптә торган урын буенча салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш. Физик затлар керемнәренә салымның нинди очракларда алынган бүләкләрдән, нинди очракларда түләргә кирәклеге турында тулырак карарбыз. РФ Салым Кодексының 217 статьясындагы 18.1 пункты нигезендә, физик затлардан алына торган акча бүләк итү тәртибендә һәм натураль рәвешләрдә булса (күчемсез мөлкәт, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар бүләк итү очракларыннан тыш) физик затлар кеременә салым салынырга тиеш түгел. Шулай итеп, физик зат бүтән физик заттан акча рәвешендә керем алган очракта (күрсәтелгән керемнәр бүләк итү тәртибендә булса) физик затлар керемгә салым салудан азат ителә. Күчемсез милек бүләк иткәндә физик зат тарафыннан алынган керемнәргә салым ( гаилә әгъзасыннан яки якын туганнарыннан алынган керемнәрдән тыш) бүләк итеп алынган мөлкәтнең кадастр бәясеннән чыгып салынырга мөмкин. Гаилә әгъзаларыннан яки якын туганнарыннан теләсә нинди бүләкләргә салым салынмый. Гаилә әгъзалары һәм якын туганнары дип түбәндәгеләр: ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар (шул исәптән уллыкка алганнар һәм уллыкка алынганнар), бабалар, әбиләр һәм оныклар, тулы һәм тулы булмаган (уртак әтисе яки әнисе булган) абый-эне һәм сеңелләр (п.18.1 ст. 217, ст. 2, абз). РФ ТК 14 ст. 3) санала. Шуңа бәйле рәвештә, фатирларны бүләк итүче сыйфатында якын туганнары - туганнан туганнары, энесе яки туганы, ике туганнан туган туганнары һ.б. катнашса, бирелә торган физик зат мондый керемнәрдән мөстәкыйль рәвештә физик зат кеременә салым исәпләргә, үзе исәптә торучы урын буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча декларация тапшырырга, шулай ук салым түләргә тиеш була. Шулай ук якын туганнарыннан транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пай алучыларга, 2022 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча, 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга һәм салым түләргә кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International