12 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә "Татарстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча спорт резервын әзерләү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары" буенча, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев, спорт бүлекләре башлыклары, "Чаңгы ярышлары" нык үсеш алган спорт мәктәпләре директорлары, муниципаль берәмлекләрнең чаңгы ярышлары буенча әйдәп баручы тренерлары катнашында семинар-киңәшмә узды.
Питрау бәйрәме бүген Кашкатау итәгендә узачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында чараны тантаналы ачу, керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышы һәм «Бәйрәм итик гөрләтеп, Кашка тау итәгендә»театральләштерелгән тамашасы белән башланып китәчәк.