ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде.

Зәй делегациясе бу көннәрдә Казанда уза торган «АГРОВОЛГА – 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша. 6 июльдән 8 июльгә кадәр иң зур авыл хуҗалыгы күргәзмәсе «Казан Экспо»күргәзмә үзәгендә ачылды.

7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күчмә коллегиясе узды.
Бүген хакимиятнең кече залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды.

6
июль, 2022 ел
чәршәмбе
2022 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хезмәт (вазифа) тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия хәбәрнамә биргән затка мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу буенча чаралар күрергә тәкъдим итте.

4
июль, 2022 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән, 2022 елның июль-август айларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика форумын оештыра. Форумның пленар утырышы 2022 елның 23 августында Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы кысаларында узачак.
«Зәй муниципаль районы территориясендә «Питрау-2022» керәшен халык бәйрәмен үткәрү турында» 2022 елның 27 июнендәге 321 номерлы Башкарма комитет карарын үтәү йөзеннән, 2022 елның 12 июлендә товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен күчмә сәүдә оештырыла.
2 июльдә Мордовия Республикасының Аксенов авылында ХІІ Бөтенроссия авыл Сабантуе узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты, көрәш буенча ярышларда түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр: 2 урын Ибраһимов Җәмил, 3 урын Хантимиров Руслан, 3 урын Рахманов Динар. Тренер Минһаҗев Айрат Рәшит улы.
30 июньнән 2 июльгә кадәр Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча Х Бөтенроссия «Дуслык» турниры булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 3 урын Пушкин Ярослав (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы), 4 урын Кунниев Магомед (тренеры Салихов Рамил Равил улы).
28-30 июнь көннәрендә Нальчик шәһәрендә 11-12 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында «Кавказ балалары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында СКФО фестивале булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Гыйльманов Азамат 2 урын, Мөхәммәтгалиева Дана 2 урын, Шәфиева Таңсылу 3 урын, Кандовая Сафия 3 урын, Исакова Виктория 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International