13 июльдә «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән Бура – Киртә мәдәният йортында «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән концерт булды. Программа Бура-Киртә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән иде. Сәхнәдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре: Мөхәсимова Рәмилә (Карман мәдәният йорты), Нәсыйбуллина Миңнегөл (Бигеш авыл мәдәният йорты), Сагыйдуллина Рүзилә (Бура-Киртә мәдәният йорты), Низамиева Дәмирә (Югары Пәнәче мәдәният йорты) чыгыш ясадылар. Концерт программасы бик эчтәлекле булды, анда татар халык җырлары һәм дәртле биюләр, туган як, Кече ватан турында шигырьләр һәм көлкеле монологлар яңгырады. Бөтен бәйрәм концерты бер сулышта узды һәм тамашачылар да уңай эмоцияләр калдырды. Чарада катнашучылар яхшы кәеф бүләк итүләре өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.