Зәй мөселманнары Корбан гаете бәйрәмен уздырды

2022 елның 9 июле, шимбә
Бүген Зәйдә Корбан гаете бәйрәме ирәнге 3 сәгать 30 минутта башланды. Ул биш шәһәр һәм 23 авыл жирлеге мәчетендә узды. Бәйрәм намазында район башлыгы Разиф Кәримов катнашты һәм барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады. Корбан бәйрәме уңаеннан районның имам-хатыйбы Фатих хәзрәт Нуруллин катнашучыларга вәгазь укыды, аннан соң бәйрәм намазы укылды. Мәчет янында пылау оештырылды. Район буенча чарада барлыгы 1550гә якын кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International