12 июльдә Баграж авылы җирлегенең Кашкатавына гадәттәгечә, зәйлеләр һәм район кунаклары Питрау бәйрәменә җыелды. Бәйрәм программасы керәшен фольклор коллективлары чыгышлары һәм «Бәйрәм итик гөрләтеп, Кашка тау итәгендә» дип аталган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Тантаналы ачылышта зәйлеләрне һәм килгән кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин сәламләделәр. Мөхтәрәм кунаклар арасында «Татлизинг» ТР Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илнар Хафизов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, танылган якташлар композитор Геннадий Максимов, Виталий Агапов, Ясмин, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Светлана Максимова һәм башкалар бар иде. Бу көнне өлкән буын кешеләрен, яңа гына өйләнешкән һәм озак гомер кичергән парларны котлау матур традициягә әверелде. Бәйрәм сәхнәсендә Сарсаз Багряж авылында гомер итүче Кузьма Владимирович Мартемьянов, Питрау бәйрәмендә үзләренең мөнәсәбәтләрен теркәүче яшь гаилә- Ольга Константиновна һәм Дмитрий Николаевич Руди, 50 елдан артык тату гомер кичерүче Роза Авзал кызы һәм Василий Дементьевич Ивановлар гаиләләре истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Кич буе бәйрәм кунакларын «Бәрмәнчек» ансамбле артистлары, Виталий Агапов, Ясмин, Светлана Минеева, Марина Карпова, Алинә Давыдова һ.б. чыгышлары шатландырды. Район халкы һәм кунаклары спорт, тематик мәйданчыкларда була, төрле спорт төрләре буенча ярышларда катнаша алдылар. Алар өчен милли һәм балалар уеннары, аттракционнар һәм бәйрәм ярминкәсе оештырылган иде. "Керәшен җыры әйтә балалар", "Питрау чибәре-2022", "Ак дәдәй", "Ашамлык", "Моңлы тавыш 60+" конкурсларында катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде. "Питрау чибәре-2022" исеменә Яна Зингарова лаек булды. Бу кичтә Кашкатау чын мәгънәсендә күңел ачу урынына әйләнде. Бәйрәм учак яндыру белән тәмамланды.