Район башлыгы Разиф Кәримовның Корбан гаете белән котлавы

2022 елның 8 июле, җомга
Хөрмәтле районыбыз мөселман –кардәшләре! Сезнең барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. Татарстанның, шул исәптән безнең муниципаль районның мөселман өммәте Ислам диненең иң яхшы гореф – гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, шәһәр - район мөселманнары халыкның гасыр буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнары арасында дуслык – татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам. Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз һәм игелекләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Күңелләрегезгә иман нуры, гаиләләрегезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Барчагызга да саулык – сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International