Питрау бәйрәме бүген Кашкатау итәгендә узачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында чараны тантаналы ачу, керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышы һәм «Бәйрәм итик гөрләтеп, Кашка тау итәгендә»театральләштерелгән тамашасы белән башланып китәчәк. Кич буе бәйрәм кунакларын «Бәрмәнчек» ансамбле артистлары, Виталий Агапов, Ясмин, Светлана Минеева, Марина Карпова, Алинә Давыдова чыгышлары белән сөендерәчәк. Артистларның чыгышы 18.30 сәгатьтә көтелә. Шул ук вакытта спорт, тематик мәйданчыклар эшләячәк, төрле спорт төрләре буенча ярышлар узачак, милли һәм балалар уеннары, аттракционнар оештырылачак, бәйрәм ярминкәсе оештырылачак. 17.30-20.30 -"Керәшен җыры әйтә балалар", "Питрау чибәре-2022", "Ак дәдәй", "Ашамлык", "Моңлы тавыш 60+"кызыклы бәйгеләре узачак. 20.30-21.00-конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Бәйрәм 22 сәгатьтә бәйрәм учагы белән тәмамланачак.