12 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә "Татарстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча спорт резервын әзерләү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары" буенча, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиев, спорт бүлекләре башлыклары, "Чаңгы ярышлары" нык үсеш алган спорт мәктәпләре директорлары, муниципаль берәмлекләрнең чаңгы ярышлары буенча әйдәп баручы тренерлары катнашында семинар-киңәшмә узды. Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды. «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән «Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе»муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Николай Иванович Лебедев бүләкләнде. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән «Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе»муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Насибуллина Светлана Геннадьевна бүләкләнде.