ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе
4 гыйнварда “Спорт энергиясе” футбол манежында ветераннар командалары арасында мини-футбол турниры узды.

4 гыйнварда 7 нче мәктәптә баскетбол буенча “Буыннар көрәше” Раштуа турниры узды.

4 гыйнварда Югары Шепкә авылында Ф.П.Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды.

3 гыйнварда Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Кышкы волейбол» узды.

3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе
2022 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге коллективына яңа җитәкче - полиция подполковнигы Е.А. Клещевниковны тәкъдим итте.

1
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе
30 декабрь көнне Мирный микрорайонында яшәүчеләр өчен «Яңа ел кәефе» дигән бал - маскарад узды. Чара әкият персонажлары катнашында музыкаль - театральләштерелгән тамашадан башланды, алар барлык тамашачыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга, күңелле Яңа ел лотереясы уйнатырга чакырды.

31
декабрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Зәйдә традицион Яңа ел ярышы узды. 30дан артык физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен яклаучы 2023 метр араны йөгереп узды.


30
декабрь, 2022 ел
җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов барлык җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм акциядә катнашучыларга күптән көтелгән бүләкләрен тапшырды.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа – 2023 ел белән тәбриклим.
«Гринта» традицион рәвештә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотачак һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International