«Яңа ел кәефе» бал - маскарады

2023 елның 1 гыйнвары, якшәмбе
30 декабрь көнне Мирный микрорайонында яшәүчеләр өчен «Яңа ел кәефе» дигән бал - маскарад узды. Чара әкият персонажлары катнашында музыкаль - театральләштерелгән тамашадан башланды, алар барлык тамашачыларны мавыктыргыч конкурсларда катнашырга, күңелле Яңа ел лотереясы уйнатырга чакырды. Аннары карнавал костюмнары кигән бәйрәмнең иң актив катнашучылары музыкаль конкурсларда уйнадылар һәм әйлән – бәйлән алып бардылар. Биюләр, җырлар, уеннар, Яңа ел призлары булды, гомумән, күңелле итеп Яңа елны каршыладылар! Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы бүләкләр алды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International