Ветераннар командалары арасында мини-футбол турниры узды

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

4 гыйнварда “Спорт энергиясе” футбол манежында ветераннар командалары арасында мини-футбол турниры узды (50 яшь һәм өлкәнрәкләр). Ярышларда катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, Зәй ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, ветераннар спорты  советы рәисе Виктор Китов сәламләде. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Дружба» командасы, 2 урынны «Энергетик» командасы, 3 урынны «Колесник» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International