Бүген Зәйдә традицион Яңа ел ярышы узды. 30дан артык физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен яклаучы 2023 метр араны йөгереп узды. Катнашучылар «Старт» спорт-савыктыру үзәге яныннан старт алды һәм Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысы янында туктадылар. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.