4 гыйнварда 7 нче мәктәптә баскетбол буенча “Буыннар көрәше” Раштуа турниры узды. Төрле яшьтәге 4 команда катнашты. Алар “СтарЗ”, “Молодежь 2005”, “Звёзды 98”, “Студенты 2002” командалары. Бу уникаль турнир иде, уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урынга «Звёзды 98», 2 урынга «Молодежь 2005», 3 урынга «СтарЗ», 4 урынга «Студенты 2002» командасы лаек булды.