Район башлыгы Зәй ГРЭС хезмәт коллективы конференциясендә катнашты

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй ГРЭСның актлар залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында 2025 елда коллектив килешүне үтәү йомгаклары буенча хезмәткәрләр конференциясе узды. Бу шәһәр төзүче предприятие өчен төп вакыйга, анда эшкә йомгак ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә.

  Конференция эшендә шулай ук «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Бөтенроссия Электропрофсоюзының республика оешмасы рәисе урынбасары Дамир Кузяев, станция җитәкчелеге һәм делегатлары катнашты.

  Коллектив килешү буенча җитештерү йомгаклары һәм йөкләмәләрне үтәү буенча,  ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү турында профсоюз рәисе Андрей Алчин чыгыш ясадылар.

  Разиф Галиевич үзенең  энергетиклар алдындагы чыгышында 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнары турында мәгълүмат бирде. Район башлыгы шулай ук, энергетикларга тотрыклы хезмәтләре һәм муниципаль район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

  Раузил Хаҗиев хезмәт коллективын «Татэнерго» АҖнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә куелган бурычлар турында сөйләде.

 Дамир Кузяев Зәй энергетикларына югары социаль җаваплылык өчен рәхмәт белдерде. Чыгыш ясаучылар барсыда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирделәр, киләчәктә дә һәрьяклап ярдәм итәргә кирәклеген ассызыкладылар.

   Делегатлар бертавыштан коллектив килешүдә каралган барлык йөкләмәләрнең 2025 елда тулысынча үтәлүен расладылар.

Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International