«Әниләргә мәдхия» кичәсе

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре килгән кунакларны котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Кичәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Чара барышында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең «Ана догасы» шигыре укылды. Чәй табыны артында оештырылган бәйрәм төрле уеннар, җырлар, шигырь укулар белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International