«Яшьләр һәм балалар» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгенең профконсультантлары мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Зәй 9 нчы мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр. Очрашуның максаты-балаларга һөнәрләр дөньясы белән танышырга ярдәм итү һәм киләчәк юлларын аңлы рәвештә сайларга беренче адым ясау. Очрашу башында профконсультант Наталья Куликова һөнәрләрнең күптөрлелеге, бүгенге көндә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы, төрле өлкәләрдә уңышка ирешү өчен нинди сыйфат күнекмәләре мөһим булуы, күңелгә ятышлы эшне ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде. Хезмәт базарындагы заманча тенденцияләрне исәпкә алып, яшьләр алдында нинди мөмкинлекләр ачылуына аерым игътибар бирделәр. Аннары балалар профориентацион тестлар үттеләр. Тестлар һәр катнашучының мәнфәгатьләрен, һәвәслеген һәм сәләтен ачыкларга, шулай ук һөнәри эшчәнлекнең иң туры килә торган юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итте. Тест нәтиҗәләре буенча белгечләр индивидуаль киңәшләр бирделәр:кемгәдер техник белгечлекләр якынрак, кемгәдер‑иҗади һөнәрләр, ә кемдер хезмәт күрсәтү һәм коммуникацияләр өлкәсенә кызыксыну күрсәтте. Чарада мәктәптә белем алучы 30 укучы һәм өйдә белем алучы 6 кеше катнашты. Мондый формат барлык теләүчеләрне колачларга һәм һәркемгә үзенең һөнәри киләчәге турында уйланырга мөмкинлек бирде. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү аеруча кыйммәткә ия. Ул үз көчеңә ышанырга һәм реаль перспективаларны күрергә ярдәм итә, һөнәрләр һәм укыту формалары турында күзаллауны киңәйтә. "Һәр баланың, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, сайлау мөмкинлекләре барлыгын тоюы бик мөһим. Безнең бурыч-һөнәрләр турында сөйләү генә түгел, ә күңелгә чын‑чынлап ошаганын табарга ярдәм итү", - дип билгеләде профконсультант Наталья Куликова. Һөнәри юнәлеш бирү чаралары циклы «яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.