Татарстан өчен тавыш бирәбез!

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

«Хезмәт» бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар бөтен Россиядән 100 дән артык проект арасында җиңү өчен көрәшәчәк. Әйдәгез, тавыш бирүдә аларга ярдәм итик: • проект «Казан. Бердәмлек күптөрлелектә», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/; Тукай районы «СВО хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie 2026/224/. Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә үз тавышыгызны бирә аласыз. Моның өчен: Авторизацияләнегез һәм "Дәүләт хезмәтләре" сайтына сылтамалар буенча күчегез. Проект өчен Татарстаннан тавыш бирегез. Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр өлгерергә кирәк. Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча топ-40 иң яхшы инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «Кече Ватан – Рәсәй көче» III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак. Премия Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Оештыручы-РФ Президенты Хакимияте ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциясе. Быел 63397 гариза кабул ителгән.

#Тавыш бирүләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International