ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе
9 декабрь көнне «Зәй» спорт мәктәбе тренер-укытучылары Кәлимуллин Л.М. (ирекле көрәш) һәм Леваев Д. О. (тхэквондо) үз шәкертләре белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрделәр.
С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Ватан символлары» дигән мәгълүмат сәгате узды.

9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Зәй районы буенча Кадрлар үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

Бүген- 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә патриотик берләшмәләр вәкилләре һәм яшьләребез, һәлак булганнарны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Геройлар үз гомерләре бәрабәренә лаек булган югары билгеләр аларның әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларына тапшырылды.
Бүген архив бүлеге «Радость» үзәгенең физик мөмкинләре чикле булган катнашучылары өчен шәҗәрә төзү нигезләре буенча чираттагы махсуслаштырылган семинар уздырды. Чара инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды һәм өлкәннәргә хөрмәт һәм гаилә тарихын аңлауны үстерүгә юнәлдерелде. Чара интерактив җиһазларда кыска метражлы фильмын күрсәтү белән тәмамланды.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының «Ватан» яшьләр берләшмәсе базасында «Хәтер вахтасын ябу – 2025» проекты кысаларында Татарстанның эзләү берләшмәләре командирлары Советы узды.
Зәй муниципаль районында район башлыгы боерыгы белән расланган план нигезендә 2025 елның 30 ноябреннән 12 декабренә кадәр мәгариф оешмаларында, Зәй политехника көллиятендә, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшьләр эшләре идарәсендә, оешмаларда һәм предприятиеләрдә җәмәгатьчелек вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында тематик чаралар уздырыла.

8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген- Ватан Геройлары көне алдыннан, татар гимназиясе укучылары аеруча чарада - Батырлык дәресендә катнаштылар.

Илебез өчен мөһим дата - Ватан Геройлары көне алдыннан - Бердәм Россия Яшь гвардиясенең Зәй бүлеге активистлары Зәй политехника көллияте студентлары өчен мавыктыргыч һәм танып белү квотасы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International