Архив бүлегендә чираттагы махсуслаштырылган семинар узды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген архив бүлеге «Радость» үзәгенең физик мөмкинләре чикле  булган катнашучылары өчен шәҗәрә төзү нигезләре буенча чираттагы махсуслаштырылган семинар уздырды. Чара инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды һәм өлкәннәргә хөрмәт һәм гаилә тарихын аңлауны үстерүгә юнәлдерелде. Чара интерактив җиһазларда кыска метражлы фильм күрсәтү белән тәмамланды.

2024 елда архив бүлеге башлыгы Елена Куликова «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән, Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме конкурсында катнашты һәм «Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив фондлары документларын популярлаштыру һәм алардан файдалану проектларына ярдәм»номинациясе буенча интерактив җиһаз белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International