Бүген- 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә патриотик берләшмәләр вәкилләре һәм яшьләребез, һәлак булганнарны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. "ЮНАРМИИ" рәтләренә кабул итү тантанасы аеруча тантаналы һәм дулкынландыргыч вакыйга булды. Тәвәккәллек һәм горурлык белән тулы 30 яшь зәйле Ватанга тугрылыклы булырга ант итте. Алар үз илләренең лаеклы гражданнары булырга, аның данын сакларга һәм арттырырга вәгъдә иттеләр.
Булачак Ватанны саклаучыларга рәхмәт сүзләре белән хәрби комиссар вазыйфаларын башкаручы Александр Гурьянов, «Сугышчан туганлык» Татарстан бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, Зәй муниципаль районында «ЮНАРМИЯ» ВДЮВПОД җирле бүлекчәсе башлыгы Алексадр Ширяев мөрәҗәгать иттеләр.
Бу көн календарьда гади көн генә түгел, бу исә бөек үткәнне искә төшерү, чын тормыш белән горурлану һәм безнең яшь геройлар төзәячәк якты киләчәккә ышаныч белдерү көне дә булды.