ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе
Бүген район агрофирмаларында комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2024 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде.
Питрау бәйрәме 12 июль көнне кичке сәгать 5тә традицион төстә Кашкатау итәгендәге күркәм табигать кочагында башлана.Зәй җирендә Питрау 25 нче тапкыр үткәрелә. Анда театрлаштырылган тамаша да, республиканың танылган эстрада артистлары чыгышын да, район сәнгать әһелләре концерт номерларын да күрергә мөмкин булачак.
8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Әни, әти, мин - спорт гаиләсе" дип аталган спорт ярышлары узды. Гаиләләрне ярышу рухында берләштергән уникаль вакыйга махсус әзерләнгән мәйданчыкта узды, анда һәр гаиләгә үзенең киңәшләшеп эшләвен, ихтыяр көчен һәм физик чыдамлыгын күрсәтергә мөмкинлек бар иде.

9
июль, 2024 ел
сишәмбе
Бүген хакимияттә районда хокук бозуларны кисәтүләр буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина рәислегендә үтте.
8 июльдә Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган 14 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бүләк ителде.

8
июль, 2024 ел
дүшәмбе
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашты. Чара махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләр истәлегенә бер минут тынлыктан башланды.

7
июль, 2024 ел
якшәмбе
7 июльдә Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар - Солтанов Руслан Рафаилевич һәм Апполонов Владимир Валерьевич белән хушлашты. Матәм мәрәсиме «Энергетик» мәдәният йортында узды. Мәрхүмнәрнең туганнары, барлык зәйлеләрнең кайгысын район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов уртаклаштылар.

5
июль, 2024 ел
җомга
Тәрбия мәктәбе - «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә торган озак вакытлы кайгырту системасының социаль сервисларының берсе.
2024 ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче 9 278 кеше пенсия тупланмалары акчаларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International