Зәй хәрбиләренең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Геройлар үз гомерләре бәрабәренә лаек булган югары билгеләр аларның әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларына тапшырылды.

  Бүген, 9 декабрьдә, Россия Геройлары көнендә, «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Район башлыгы Разиф Кәримов туганнарына аларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Менә шундый геройларыбызны тәрбияләгән әниләр алдында түбәнчелек белән баш иябез! Гаиләләргә, хатыннарга, балаларга сабырлыклары өчен рәхмәт», - диде Разиф Галиевич.

    Район башлыгы һәм хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Гурьянов 8 хәрбинең туганнарына орден һәм медаль тапшырды.

    Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен иң югары дәүләт бүләге - «Батырлык ордены» белән районыбызның һәлак булган җиде сугышчысы – рядовойлар Абрамов Григорий Николаевич, Алексеев Евгений Александрович, Краснов Юрий Иванович, Кузнецов Булат Марсель улы, Нуретдинов Райнур Ринат улы, кече сержант Биканов Геннадий Валентинович, өлкән сержант Гыйльфанов Айдар бүләкләнде; II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән рядовой Шәйдуллин Айнур Әбеләис улы бүләкләнде.

Бу тантана чын геройларның эзсез китмәүләренә тагын бер дәлил булды. Алар балалары, туганнары һәм якыннарының хәтерендә, бүләкләрендә, күңелләрендә калыр һәм үсеп килүче буын өчен һәрвакыт батырлык һәм ныклык үрнәге булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International