ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Факел" балалар ял лагеренда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елына багышланган балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды.

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов төзелә торган бассейнның подрядчы оешмасы генераль директоры Рәүф Галләмов белән очрашты. Спорт объекты 35-нче бистәдә «Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә урнашкан. Социаль әһәмиятле объектны төзү район башлыгының даими контролендә тора.
Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды.

4
июль, 2023 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов «Техно заводы» ҖЧҖдә булды. Предприятие даими рәвештә экологик куркынычсызлыкны арттыру өстендә эшли, калдыкларны чистартуның заманча ысулларын кертә. Монда беренче технологик линиядә полимерлаштыру камерасы фильтрын газ белән чистарту системасы җиһазларын монтажлау тәмамланган.
Коррупциягә каршы социаль рекламаның чираттагы Халыкара яшьләр конкурсы старт алды. Быел конкурс коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет эгидасы астында оештырылды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын уздырды. Разиф Гали улы катнашучыларны 2023 елның беренче яртыеллыгында районның икътисади күрсәткечләре, шәһәр һәм районның эре предприятиеләрендәге эшләрнең торышы белән таныштырды.

3
июль, 2023 ел
дүшәмбе
Бүген балалар иҗаты йорты базасында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.
“Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Спирин Глеб 16 яшькә кадәрге егетләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча Сочи шәһәре беренчелегендә җиңү яулады.
21 июньнән «Время Первых» яшьләр автобус туры старт алды. Бу җәйдә ул Татарстанның 20 лагерына юл тотты. Уеннар, флешмоблар һәм кызыклы шәхесләр белән очрашулар аша балалар хәрәкәтнең эшчәнлеге һәм юнәлешләре белән танышалар. 30 июньдә автобус «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.

30
июнь, 2023 ел
җомга
Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International