Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашу булды

2023 елның 3 июле, дүшәмбе
Бүген балалар иҗаты йорты базасында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Кунакларны балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм җырлар белән каршы алдылар. Алар өчен сәнгать - кулланма иҗат күргәзмәсе оештырылды, тренажер-симуляторда һәм спорт ракеталарын җибәрү буенча мастер-класслар үткәрелде, "Амфибия" авиамодель берләшмәсе эшчәнлегенә экскурсия ясалды. Бер минут тынлык белән очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларын искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, көч җыеп китүләрен һәм җиңү белән кире әйләнеп кайтуларын теләде. Чәй табынында сугышчылар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, ярдәмнәре һәм адреслы гуманитар ярдәм күрсәтүләре, якыннары турында кайгыртулары өчен барлык зәйлеләргә зур рәхмәт белдерделәр. Район җитәкчелеге тарафыннан игътибар һәм якташлар белән аралашу аларга җанлылык һәм оптимизм өстәде, хәрбиләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, көнүзәк проблемалар турында фикер алышты. Очрашу ахырында аларга балалар хатлары һәм шәһәр хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International