ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга
24-26 гыйнварда Саранск шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Идел буеның 13 төбәгеннән 419 яшь спортчы катнашты. Зәй спортчысы Спирин Глеб 52 кг авырлык категориясендә җиңү яулады.
25 гыйнварда Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләре арасында республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды.
Бүген хакимият бинасының зур залында 2023 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшенә нәтиҗә ясалды һәм 2024 елга янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды.
22-25 гыйнварда «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен тарих буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
2023 елда Зәй шәһәрендә «Сәламәтлек мәктәбе» янында «Дулкын-Волна» йөзү бассейны төзелде. Әлеге спорт объектының эше «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән: сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның һәм физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнарның санын арттыру.

Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары  шәһәр һәм район халкы белән очрашулары дәвам итә.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны 8-800-2000-122;
Бүген Бигеш авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы Башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында халык җыены узды. 2023 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар, 2023 елда Бигеш авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар, 2023 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар, авыл җирлегендә оператив хәл турында темаларга чыгышлар тыңланды.
Бүген «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖнең актлар залында заводның хезмәт коллективы район башлыгы Р.Г. Кәримов белән очрашты.
25 гыйнварда Россиядә традицион рәвештә Россия студентлары көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International