25 гыйнварда Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләре арасында республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Сайлау алу чынлап та җиңел булмады. Һәр номинациядә 20гә кадәр бәяләү критериесе бар иде. Конкурска нәтиҗә ясаганда :үзәккә барлык килүләр, шикаятьләр, рәхмәтләр, хезмәт күрсәтү тизлеге һәм лидерлык сыйфатлары исәпкә алынган һәм җентекләп каралган. "Татарстанның иң яхшы КФҮ " номинациясендә: эре шәһәрләр категориясендә-«Көньяк», урта шәһәрләр категориясендә -"Зәй", кече шәһәрләр категориясендә-шәһәр тибындагы филиал "Җәлил" җиңүчеләр булды. «КФҮ филиалының иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә Чистай КФҮ башлыгы Надежда Рекушина, «КФҮнең иң яхшы күпкырлы белгече» номинациясендә Яшел Үзән КФҮ хезмәткәре Александра Тимуршина җиңүче булдылар. «КФҮнең иң яхшы проекты» номинациясендә Кукмара филиалының «Милли герой Таң-Батыр» проекты җиңде. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Эшегезнең нәтиҗәсе: гариза бирүчеләргә сыйфатлы һәм һөнәри хезмәт күрсәтү! Шулай дәвам итәргә һәм киләчәктә яңа хезмәт уңышларына ирешергә язсын!