2024 елның 22-25 гыйнварында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар исемен: 7нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Шакирова Диана, Р.Ш Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Косова Владислава һәм 9нчы сыйныф укучысы Кандалинцев Кирилл яулады. Тарих буенча республика олимпиадасы призерларын әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары: 7нче мәктәптән- Запека Юлия Михайловна, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән - Белышева Анна Владимировна.